420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Кукмара, 19 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев Кукмарада коронавирус ачыкланган дигән имеш-мимешне кире какты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мессенджерларда «Кукмарада коронавирус ачыкланган, урамга чыкмавыгыз сорала», — дигән ялган сүз тарала.
«Бу мәгълүмат дөрес түгел. Бүгенге көндә районда 60 кеше карантинда утыра. Алар барысы да күзәтү астында. Коронавирус белән зарарланучылар юк», — диде ул.
Эпидемия турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылыкка тарту каралган.