«Иннополис»ның элеккеге генераль директоры коронавирус йоктырган

 Игорь Носов Covid-19 вирусын Мәскәүдә эш вакытында йоктырган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). «Иннополис» махсус икътисади зонасының элеккеге генераль директоры, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Игорь Носов коронавирус белән авырый. Бу хакта төбәк башлыгы Глеб Никитин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Гадәттә авыручыларның исемнәре хәбәр ителми, дип ачыклык кертте Глеб Никитин, әмма ул Игорь Носов белән вазгыятьтән сер ясамаска килешкән. «Авыру җиңел формада уза. Тиздән ул эшкә керешә алыр дип уйлыйм», — диде губернатор.

Март ахырында Игорь Носовны федераль элемтә органнары белән оператив элемтәдә булу өчен Мәскәүгә күчергәннәр. Ул Түбән Новгород өлкәсен кирәкле җиһазлар, медикаментлар һәм саклау чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл иткән.

«Мәскәүдә эш вакытында вирус йоктырган», — диде Глеб Никитин һәм өлкә Хөкүмәтенең башка әгъзалары төбәктән чыгып йөрмәвен өстәде. Түбән Новгород өлкәсе Министрлар Кабинетында башка авыручылар юк.