Алабуга районында яшәүчеләр бер тапкыр кулланыла торган битлек тегүгә кушылды

Барлыгы Алабугада муниципалитет һәм җәмәгатьчеләр көче белән 16 меңнән артык битлек тегелгән.

(Алабуга, 19 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районында берничә көн элек авыл җирлекләренә 45 мең битлек тегү өчен тукылмаган материал тапшырылды. Аны муниципалитетка «Эссен Продакшн АГ» АҖ компаниясе вәкилләре бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Олы Шүрнәк авыл җирлегендә бу эш белән 72 яшьлек пенсионер Анфия Рыбакова шөгыльләнә.

«Мин берүзем яшим, хәзер беркая да чыкканым юк. Бу вакытны файдалы итеп кулланырга кирәк бит. Кул кушырып утыра алмыйм», — ди ул.

Битлек модельләрен интернетта карап, бераз үзенчә үзгәртә. Әзер битлекләрне, ә бу 100 данәдән артык, Анфия Сергеевна җирле күпфункцияле үзәк һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

Лекарево авылыннан Сотониннар гаиләсе дә файдалы эш белән шөгыльләнергә булган. Валентина һәм Александр хәзер үзизоляциядә өйдә утыралар. Чаллыда яшәүче кызлары Юлия дә гаиләсе — ире Олег һәм ике кызы белән изоляция вакытына алар янына кайтырга хәл иткән.

Бу көннәрдә эшсез утырмас өчен, төрле эшләнмәләр ясыйлар, флешмобларда катнашалар һәм авылдашларына битлек тегәргә алынганнар. Моның өчен тукыманы аларга җирлек башлыгы Лариса Зарипова тапшырган.

Барлыгы Алабугада муниципалитет һәм җәмәгатьчеләр көче белән 16 меңнән артык битлек тегелгән. Алар бу көннәрдә районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүдә эшләүчеләргә: Эчке эшләр бүлеге, Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм башкаларга юнәлтелгән.