Белгечләр Россиядә коронавирус йоктыручылар саны арту ихтималы хакында кисәтте

Соңгы вакытта илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның тәүлегенә 9-10 меңгә якын очрагы ачыклана.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Язын Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны берникадәр артырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, хәзерге вакытта илдә инфекция йоктыручылар санының кимүе күзәтелә — көн саен 9-10 меңгә якын очрак ачыклана. Әмма яз айлары өчен хас югары дымлылык вируслар, шул исәптән яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу өчен дә уңайлы шартлар тудыра.

«Шуңа күрә инфекция йоктыручыларның бүгенге күрсәткечтән бер меңнән алып берничә меңгә кадәр артуы ихтимал. Әмма бу күренеш озак дәвам итмәячәк», — дип саный Пшеничная.

Шулай да гражданнар саклык чараларын үтәгән, ә прививка кампаниясенең темплары арткан очракта әлеге күрсәткеч бүгенге дәрәҗәдә калырга мөмкин.

Моңа кадәр Роспотребнадзор белгечләре Россиядә ничә кешенең коронавирус инфекциясенең төрле штаммнарын йоктыруы хакында сөйләгән иде.