Әлки районында депутатлар чисталык һәм коронавирус турында әнгәмәләр үткәрә

Алар кешеләр белән очрашып Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү буенча халыкның фикер — тәкъдимнәрен җыя.

(Әлки, 19 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Түбән Әлки авыл җирлеге советы депутатлары бу көннәрдә актив эшли башлады. Соңгы көннәрнең хәвефле яңалыгы — коронавирус белән бәйле вакыйгаларны да игътибардан читтә калдырмыйлар. Депутатлар йогышлы авырудан саклану чараларын аңлата, коткыга бирелеп күпләп азык-төлек сатып алудан тыелырга киңәш итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар кешеләр белән очрашып Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү буенча халыкның фикер — тәкъдимнәрен җыя, 1 апрельдән башланачак чисталык икеайлыгы хакында аңлату эшләре алып бара.