news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Түбән Камада донорлар 4,5 мең литр кан тапшырган

«Россиянең мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән 42 донор бүләкләнгән.

Узган ел Түбән Камада донорлар 4,5 мең литр кан тапшырган
архив

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 2019 елда Түбән Камада донорлар 4 542 литр кан тапшырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, Түбән Кама кан үзәге Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары хастаханәләренә хезмәт күрсәтә.

«Россиянең мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән 42 донор бүләкләнгән, алар 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан тапшырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100