news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдан эвакуацияләнгән Казан кешеләре карантиннан соң өйләренә кайта

5 февральдә Хубэй провинциясеннән Төмәнгә 144 кеше китерелде, аларны «Градостроитель» шифаханәсенә 14 көнлек карантинга урнаштырдылар.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Кытайдан эвакуацияләнгән Казан кешеләре карантиннан соң өйләренә кайта. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

5 февральдә Хубэй провинциясеннән Төмәнгә ике самолет 144 кешене алып килде. Шуларның 128е — россиялеләр. Аларның барысын да «Градостроитель » шифаханәсенә 14 көнгә изоляцияләгәннәр. Авыру бер кешедә дә ачыкланмаган.

Бүген карантин тәмамланды, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр һәм БДБ гражданнары өйләренә кайту өчен аэропортка китә башлады.

Агентлык мәгълүматлары буенча, эвакуацияләнгәннәрнең күбесе Мәскәүгә җыена, берничәсе Петербург, Барнаул, Чиләбе, Владивосток, Красноярск, Екатеринбург, Новокузнецк һәм Кировка юл тотачак.

Казанга ике кеше кайтачак, тагын икешәр кеше Түбән Новгород, Самара, Ростов-на-Дону һәм Улан-Удэга очачак. Калганнары тагын 27 шәһәргә бара.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100