news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган елда балаларга полиомиелиттан прививка ясауга игътибар көчәйтелгән

Барлыгы 2 мең 976 балага прививка ясалган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дөньяда полиомиелит буенча вазгыять имин булмау сәбәпле, былтыр республикада прививка ясалмаган балаларга вакцинация үткәрелгән.

Барлыгы 2 мең 976 балага прививка ясалган. Бу планның 97 процентын тәшкил итә. Бу хакта коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Аерым бер территорияләрдә бу эш начаррак оештырылган. Балык Бистәсендә вакцинация 9 процент, Нурлат районында — 10, Баулыда — 29, Минзәлә районында 38 процент дәрәҗәсендә генә», — диде Марина Патяшина.

Әгерҗе, Питрәч, Спас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Яңа Чишмә районнары иммунизация эшен планлаштырмаган да. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100