news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина унике инфекциядән вакцинация начар барган районнарны атады

Өлкәннәр арасында вакцинация планын Актаныш, Буа, Питрәч районнары һәм Яр Чаллы шәһәре үтәмәгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларны вакцинацияләү планы тугыз муниципаль районда үтәлмәгән. Иң түбән күрсәткечләр Аксубай, Балык Бистәсе, Әлки районнарында. Яр Чаллы, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Әгерҗе, Биектау районнары да «кара» исемлектә.

Илкүләм календарь буенча, унике инфекциядән унбере буенча вакцинация планы үтәлгән. Иммунизация буенча артта калган территорияләр дә бар. Өлкәннәр арасында вакцинация планын Актаныш, Буа, Питрәч районнары һәм Яр Чаллы шәһәре үтәмәгән. Бу хакта коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Былтыр республикада кызамык, бума ютәл (коклюш), колак арты шеше (эпидемик паротит) очраклары теркәлмәгән. Бу чирләрнең барысыннан да вакцинация уздырыла. Прививкаларны дөрес планлаштыру мөһим бурыч санала», — дип белдерде Марина Патяшина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100