news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Вакцинациягә каршы торучылар өчен яңа аңлату ысулларын табарга кирәк

Бүгенге көндә бу тема дәүләт хакимиятенең барлык институтлары һәм органнары өчен мөһим булып кала, диде ул.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстанда вакцинациягә каршы кешеләр өчен аңлатуның яңа формаларын табарга кирәк. Республикада коронавирусның яңа «омикрон» штаммы ачыклану сәбәпле, бу мәсьәлә тагын да актуальләште.

«Гражданнарны, безнең кешеләрне саклау өчен вакцинациягә шик-шөбһә белдерүчеләргә барып җитәргә, аларны ышандыруның яңа ысулларын табарга кирәк», — диде Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

«Узган елда ничә кеше үлде? Бу авыру аркасында алар белән мәңгелеккә хушлаштык. Минемчә, сезнең арада да бу чирне авыр кичергән кешеләр булган», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин катнашучыларга.

Бүгенге көндә бу тема дәүләт хакимиятенең барлык институтлары һәм органнары өчен мөһим булып кала, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 11 кеше коронавирусның «омикрон» штаммы белән авырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100