news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Татарстан «омикрон» штаммы килүгә әзер

Республика сәламәтлек саклау системасы коронавирусның яңа омикрон штаммы белән очрашуга тулысынча әзер. Төбәктә кирәкле күләмдә ятак урыннары, җиһазлар һәм медикаментлар запасы бар.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Кремле Татарстанның «омикрон» штаммы килүгә әзер булуын белдерде.

Республика сәламәтлек саклау системасы коронавирусның  яңа омикрон штаммы белән очрашуга тулысынча әзер. Төбәктә кирәкле күләмдә ятак урыннары, җиһазлар һәм медикаментлар запасы бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта сөйләде.

«Әзерлек бар. Бүгенге көнгә безнең җитәрлек күләмдә ятак урыннары запасы бар. Сәламәтлек саклау өлкәсе әлеге эшне оештыру өлешендә төгәл система булдырды: ике сәгать эчендә яңа авыруларны кабул итеп, аларны дәвалый башлар өчен тиешле чараларның тулы комплексын булдырырга мөмкин», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге контролендә шулай ук медицина учреждениеләрен кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тора.

«Резервларның барысы да бар, дарулар белән тәэмин итү буенча ситуация дә Татарстан Республикасы Президенты контролендә. Медицина учреждениеләрендә даруларның тиешле күләмдә булуын күзәтеп торабыз», — дип йомгаклады Лилия Галимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100