news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Госмания» мәктәбе мөгаллимендә туберкулезның ачык формасы ачыкланган

Марина Патяшина ел саен Татарстанда утызлап балада туберкулез табылганын әйтте.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда «Госмания» мәктәбе мөгаллимендә туберкулезның ачык формасы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Аның сүзләренчә, биредә ел саен туберкулезга тикшерү белән балаларның 29 проценты гына колачланган. «Ике елдан артык туберкулезга 103 бала тикшерелмәгән — бу укучларның 54 проценты. Яшүсмерләрнең 70 проценты флюорография узмаган. Мондый норма бозулар булганда туберкулез таралу куркынычы югары», — дип белдерде.

2020 елда Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулезның 33 очрагы ачыкланган булса, 2021 елда 30 очрак теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәр балалар арасында - 23 очрак.

«Туберкулезның актив профилактикасы буенча санитар хилафлыклар чир тарылышына китерә», — диде Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100