news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы беренчеләрдән булып коронавирустан прививка ясатты

Бүгенге көндә районда «Спутник V» вакцинациясен 80 кеше ясаткан.

(Аксубай, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Аксубай-информ», Людмила Жаренова). Аксубай районында беренчеләрдән булып коронавирустан «Спутник V» вакцинасын район башлыгы Камил Гилманов ясатты һәм башкаларга да киңәш итте.

«Прививка ясатканнан бирле бер атна вакыт узды, үземне яхшы хис итәм. Минем белән бергә башкарма комитет хезмәткәрләре дә, яңа елга кадәр социаль блок та прививка ясатты. Хатыным да прививка ясатты. Бернинди өстәмә нәтиҗәләр дә юк», — дип уртаклашты Камил Гилманов район җитәкчелеге составы белән эшлекле дүшәмбе вакытында. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Декабрь башында ук Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч эксперты Андрей Тимирясов беренчеләрдән булып коронавирустан прививка салдырган иде. Ул пандемиянең беренче көннәреннән үк эпиүзәктә булды.

«Вакцинациянең беренче көннәреннән үк табиблар халык тарафыннан аңлашылмаучанлык белән очраша — халык вакцинаны төрлечә кабул итә. Барыннан да бигрәк, моңа социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда прививка ясатуга каршы таралган роликлар тискәре йогынты ясый», — район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Баш табиб сүзләренчә, моның бары тик ике генә юлы бар — коронавирус белән авыру, ул чакта организм антитәнчекләр эшләп чыгара яисә, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге турында кайгыртып, прививка ясату.

Бүгенге көндә районда «Спутник V» вакцинациясен 80 кеше ясаткан. Районның баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, вакциналаштырылган һәр кеше — табиблар күзәтүендә, әлегә прививка ясатучыларның берсендә дә өстәмә билгеләр ачыкланмаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100