Инфекционист: Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар

Яшүсмерләрдә ковидны профилактикалау өчен "Гам-КОВИД-Вак-М" вакцинасы кулланылачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар. Бу хакта профессор, медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист Николай Малышев хәбәр итз, дип яза РИА Новости.

«Сирәк, әмма инде үлем очраклары да бар», - диде ул.

Яшүсмерләрдә ковидны профилактикалау өчен "Гам-КОВИД-Вак-М" вакцинасы кулланылачак. Препарат теркәлгән очракта прививка ясату-ясатмау ирекле булачак. Аны ата-аналар яки законлы вәкилләр ризалыгы белән ясаячаклар, ди ведомство башлыгы ярдәмчесе Алексей Кузнецов.