Коронавирустан үлем куркынычын алты тапкырга арттыра торган фактор билгеле

Табиблар хайваннарда ике тапкыр зарарлану нәтиҗәләрен өйрәнгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Грипп һәм Covid-19 коронавирусы белән берьюлы авыручыларда үлем куркынычы алты тапкырга югарырак була. Ливерпуль университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Галимнәр күселәрне дүрт төркемгә бүлеп тәҗрибә ясаган. Кимерүчеләрне коронавирус йоктырган, коронавирус һәм гриппны берьюлы йоктырган, бары тик грипп кына йоктырган һәм контроль төркемнәргә бүлеп тикшергәннәр. Ике инфекцияне дә берьюлы йоктырган кимерүчеләрдә авыру катлаулырак булган. Аерым алганда аларда коронавирусның тышкы билгеләре кискенләшкән.

Белгечләр фикеренчә, берничә патогенның берьюлы әйләнеше алар арасында конкуренция китереп чыгара һәм бу аларның организмга тискәре йогынтысын көчәйтә, дип яза РИА Новости.

«Гомумән алганда, „ике инфекция йоктыру“ концепциясе авыру китереп чыгара», — диде табиблар. Алар ике вирусны йоктыруның тискәре нәтиҗәләрен булдырмау өчен чаралар күрергә өнди.

Баштарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы грипп һәм Covid-19 микст-инфекциясенең куркынычы турында кисәтте.