Галимнәр коронавирустан үлем куркынычын ике тапкырга арттыра торган авыруны атады

Бөер авырулары булган 206 пациентның 50 проценты вафат булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән үлем куркынычын ике тапкырга арттыра торган авыру билгеле булды. Бу хакта Anaesthesia журналына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Лондонның император университеты тикшеренүчеләре коронавирус йоктырып реанимациядә ятучы 372 пациентның турында белешмәне анализлаган.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, 216 пациентның бөерләрендә инфекция аркасында барлыкка килгән яки хроник проблемалар булган. Алар арасыннан 107 кеше вафат булган, бу 50 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта бөерләре белән проблемалары булмаган пациентлар төркемендә нибары 32 кеше генә (21 процент) вафат булган.

«Исән калган пациентларга бөерләр терапиясе (диализ) таләп ителде. Алар хастаханәдән чыгарылгач та моңа мохтаҗ. Безнең мәгълүматлар күрсәткәнчә, коронавируслы пациентларда бөер авырулары үлем куркынычын арттыра һәм хастаханәдән чыккач та бөерләрне дәвалап торуны таләп итә», — дип белдерде тикшеренүчеләр.

Галимнәр фикеренчә, коронавирус үпкәләрне генә түгел, бөерләрне дә зарарлый. Яки дәваланганда кулланылган дарулар бу органга тискәре йогынты ясый.