news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы теркәлгән

Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, алар 21 кеше. Чаллыда авыруның 16 очрагы ачыкланган, Лениногорск һәм Чистай районнарында — өчәр очрак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 вирусын тагын 56 кеше йоктырган.

«Коронавирусның соңгы тәүлектә 56 яңа очрагы ачыкланды. Бер кеше чирне читтән йоктырып кайткан, 55 кеше вирусны авырулар белән аралашу аркасында йоктырган», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Егерме биш кеше хастаханәгә салынды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода.

Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, алар 21 кеше. Чаллыда авыруның 16 очрагы ачыкланган, Лениногорск һәм Чистай районнарында — өчәр очрак. Инфекцияне йоктыручылар республиканың барлыгы 14 муниципалитетыннан.

Шулай итеп, 2021 елның 18 сентябренә, пандемия башланганнан алып, регионда рәсми рәвештә 26 374 авыручы расланган. 22 905 татарстанлы савыккан, узган тәүлектә савыгучылар саны 32 кеше.

Коронавирустан вакцинаны 1 056 672  кеше ясаткан. Узган тәүлектә прививка ясатучылар саны 3356 кеше. Республиканың 925 150  кешесе вакцинаны икешәр дозада алган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100