news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе Covid-госпитале пациентларының 98 проценты прививкасыз

Вакытлыча ачылган инфекцион госпиталь тулы көченә эшли, әмма персоналга артык йөкләнеш юк, медиклар бер-берсен алыштырып, сменалап эшли.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Республика клиник хастаханәсендәге вакытлыча инфекцион госпиталь пациентларының барысы да диярлек коронавирустан прививка ясатмаган.

«Хәзерге вакытка безнең вакытлы госпитальдә яңа коронавирус инфекциясеннән дәваланучыларның 98 проценты әлеге чирдән вакцинация узмаган», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хастаханәнең матбугат хезмәтеннән.

Алар әйтүенчә, вакытлыча ачылган инфекцион госпиталь тулы көченә эшли, әмма персоналга артык йөкләнеш юк, медиклар бер-берсен алыштырып, сменалап эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100