news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Республика клиник хастаханәсе табиблары күчмә мобиль поликлиникада кабул итә

Татарстанда мобиль поликлиникаларда авылдаяшәүчеләрне медицина ткишереү проекты дәвам итә.

Чистайда Республика клиник хастаханәсе табиблары күчмә мобиль поликлиникада кабул итә
«Чистопольские известия» газетасы

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай Выселкасы авылында фельдшер-акушер пункты белән янәшә медицина комплексы туктаган. Биредә яшәүчеләрдән тыш, якындагы авыл кешеләре дә тикшерү узачак. Чистай Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары махсус транспорт билгеләгән. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза.

Гражданнар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илүләм проектлары буенча кабул ителә.

Күчмә медицина комплексында ҮЗИ белгече, кардиолог, невролог, эндокринолог һәм гинеколог кабул итә. Алар пациентлар килү турында алдан кисәтелә. Алар Үзәк район хастаханәсенең участок табиблары төзегән исемлек буенча кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100