Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин ковид белән авырганнарны диспансерлаштыру турында карар имзалады
Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырганнар өчен Covid-19 инфекциясеннән тирән диспансеризация оештыру турындагы Хөкүмәт карарына кул куйды. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
«Гражданинның (аның законлы вәкиленең) Россия Федерациясе законнары нигезендә медицина тыкшынуына мәгълүмати ирекле ризалык бирү тирәнтен диспансерлаштыру уздыруның мөһим беренчел шарты булып тора. Кеше тулаем диспансерлаштыруны үткәрүдән яисә тирәнтен диспансерлаштыру күләменә керә торган медицина катнашуларының аерым төрләреннән баш тартырга хокуклы», - диелгән карарның өченче пунктында.
Документ нигезендә, беренче чиратта, диспансерлаштыру коронавирусның яңа штаммы белән авырган һәм йогышлы булмаган ике яки аннан күбрәк хроник авырулары булган (беренче дәрәҗәдәге өстенлек) кешеләргә тиеш.
Икенче чиратта, йогышлы булмаган бер генә хроник авырулы яки бер дә булмаган ковид авыруы кичергән россиялеләр (икенче дәрәҗәдәге өстенлек) диспансерлаштырылырга тиеш.
Алар артыннан ике елдан артык (өченче дәрәҗәдәге өстенлек) нинди дә булса медицина оешмаларына мөрәҗәгать итмәгән һәм беренче өч категориягә дә карамаган гражданнар (дүртенче дәрәҗә өстенлек) үтә.
Шул ук вакытта карарда гражданинның югарыда санап үтелгәннәрдән ике һәм аннан да күбрәк өстенлекләре булганда, ул өстенлекләрнең иң югары дәрәҗәсе буенча чиратсыз диспансерлаштырылырга тиеш.
Мишустин россиялеләрнең бирелгән мөмкинлектән файдаланачагына һәм мондый форматта диспансерлаштыру коронавирус белән өстәмә рәвештә катлаулана торган төрле хроник авырулар булган кешеләр өчен нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз