news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү хастаханәләре коронавирустан вакцинацияләнгән пациентларны гына кабул итәчәк

Ашыгыч медицина ярдәме вакцина ясатмаган кешеләргә дә күрсәтелә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Мәскәү хастаханәләре Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнгән пациентларга гына планлы ярдәм күрсәтәчәк. Бу чаралар бары пациентларны яклау өчен генә һәм вакытлыча гына гамәлгә кертелгән, дип хәбәр итә башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте.

«Хастаханәдә булган кешенең сәламәтлеге һәм госпитализацияләүгә сәбәп булган авыруы аркасында, иммунитеты зәгыйфьләнә. Мондый пациентлар өчен коронавирус авыруы аеруча куркыныч. Стационар территориясендә аралашуны булдырмау һәм һәр пациентны изоляцияләү мөмкин түгел. Шуңа күрә вирус хастаханә территориясенә кертелгән очракта, аның зарарлану куркынычы арта», - дип аңлаталар бу карарны ведомствода.

Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматларына караганда, башкала клиникаларының күп кенә пациентлары хастаханәдә булганда авырып китә һәм алар ковид стационарга күчерелә. «Әгәр әле бер атна элек тәүлегенә 130 очрак булса, кичә - 200гә якын», - дип шәрехли матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау департаментында медицина ярдәме алу хокукларының яңа чаралар белән генә чикләнмәвен искәртәләр.

Ашыгыч медицина ярдәме вакцинация статусына бәйсез рәвештә барлык кешеләргә дә күрсәтеләчәк, диделәр ведомствода. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100