news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның мутацияләре турындагы мәгълүмат тупланган база булдырылган

Белгечләр өчен вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) фәнни-тикшеренү институты коронавирусның бер-бер артлы барлыкка килгән геномнарын бер базага җыйган.

Коронавирусның мутацияләре турында мәгълүмат VGARus (Virus Genome Aggregator of Russia) бердәм платформасында булачак. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенә сылтама телән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«VGARus мәгълүмат базасында SARS-CoV-2 вирусларының нуклеотидлары тәртибе һәм аларның Россия төбәкләренә таралган мутацияләре турында мәгълүмат тупланган. Ул мәгълүмат мутацияләрне ачыклау һәм вирус штаммнарын билгеләү өчен кулланылырга мөмкин», — диелә хәбәрендә.

Россиядә коронавирус геномнарын тикшерү белән шөгыльләнүче барлык фәнни учреждениеләре үзләре өйрәнә торган мутация турында мәгълүмат чыгара ала. Аның өчен порталда теркәлү кирәк.

Базаның пандемия белән көрәштә мөһим роль уйнавы да ассызыклана. Ул белгечләргә вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. База башка инфекцияләрне күзәтү өчен дә кулланылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100