Әгерҗе фельдшеры Президенттан «Ак чәчәкләр» конкурсы махсус призын - автомобиль алды

Гөлфия Симакова - урта һәм кече медицина персоналының остазы.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР Президенты исеменнән махсус призны Әгерҗе үзәк хастаханәсе Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова алды. 

Бүген ул «Казан Экспо»дан яңа «Лада Гранта»да китәчәк.

Гөлфия Симакова ярдәме белән коронавируслы пациентларга ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең эше дөрес оештырылган. Фельдшер - урта һәм кече медицина персоналының остазы. ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе әгъзасы, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы әгъзасы.

Медицина хезмәткәре 2011 елда Әгерҗе районында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Ул вакытта җир асты яшерен хәрби заводы складында сугыш кирәк-яраклары шартлый башлый. Симакова гадәттән тыш хәлләр шартларында ашыгыч ярдәм бүлеге эшен оештыра.

Казанда Универсиада, 2014 елда Сочида «Фишт» Олимпия стадионында эшләде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Гөлфия Симакова гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча өйрәнүләр һәм дәресләр үткәрә.