Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 175нче мәктәбенең тагын ике укучысы табибларга мөрәҗәгать иткән
Укучы балалар баш һәм колак авыртуларына зарланган.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Фаҗигадән соң бер атна үткәчтен табибларга мөрәҗәгать иткән 175нче гимназиядә укучы кызның берсе баш авыртуларына һәм койрык сөяге авыртуына зарланган. Агентлыкка танышларыннан мәгълүм булганча, кыз ату вакытында беренче кат тәрәзәсеннән сикергән була.
Берничә көннән соң табибларга мөрәҗәгать иткән әлеге мәктәпнең тагын бер укучысы колагындагы авыртуларга һәм ишетү проблемасына зарлана.
Элегрәк агентлык 175 нче мәктәпнең тагын ике укучысы табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән иде. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли, алар госпитализацияләүгә мохтаҗ түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз