Татарстанда узган тәүлектә тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада 17 155 кеше (шуларның 14е – узган тәүлектә) терелгән.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 12 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана.

Казанда – 17, Чаллыда – сигез, Азнакай районында – өч, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында – икешәр, Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада 17 155 кеше (шуларның 14е – узган тәүлектә) терелгән.