Әлки районында 480 кеше коронавирустан прививка ясаткан

Яңа гына район үзәк хастаханәсенә 250 данә вакцина кайткан.

(Әлки, 18 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Айрат Лотфуллин). 16 мартка булган мәгълүматлар буенча, Әлки районында 480 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, өлкән буын арасында прививка кадатырга теләүчеләр арткан. Прививка ясатучыларның сәлаәмлеге начарлану очраклары булмаган.

Яңа гына район үзәк хастаханәсенә 250 данә вакцина кайткан. Прививка ясатырга теләге булганнарга авылларда фельдшерларга, ә район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районда әлеге чирне йоктырган 40 кеше теркәлгән. 322 кеше пневмония белән авырган. Хәзер Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә пневмония белән каты чирләүче ике кеше ята, алар кислородка тоташтырылган.