Андрей Кузьмин коронавируска каршы прививка ясатканнан соң тест нәтиҗәләрен күрсәтте

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын гыйнвар ахырында алган иде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). «Татарстан 24» телеканалы генераль директоры Андрей Кузьмин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатканнан соң антитәнчекләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән тест нәтиҗәләрен күрсәтте. Белешмә фотосын ул Instagram социаль челтәрендәге үз аккаунтында урнаштырган.

«Прививка эшли башлады! Антитәнчекләр күрсәткече бик югары! Прививканың беренчесе дә, икенчесе дә бөтенләй сизелмәде диярлек. Сез дә һич икеләнмичә прививка ясатыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип искәрткән ул фото астында калдырган язмасында.

Шунысын да искәртик: «Татарстан 24» телеканалы башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы беренче прививканы («Спутник V») КФУ медсанчасте поликлиникасында ясаткан иде. Генераль директор ул чагында шушы гамәлем белән журналистлар өчен үрнәк күрсәтергә телим дип белдерде.