Менделевич: Шәхси клиникаларда коронавирусны тикшерү бәясен контрольгә алырга кирәк

Шәхси медицина учреждениеләрендә пациентларны Covid-19 тикшерүгә төгәл бәя билгеләргә кирәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россиядә шәхси клиникаларда яңа типтагы инфекциягә тест үткәрү бәяләрен арттырмас өчен контрольгә алырга кирәк. Мондый фикер белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич уртаклашты.

«Кешеләрнең куркуларында һәм газапларында акча эшләүгә юл куярга ярамый», — диде парламентарий.

Депутат тикшеренүләргә төгәл бәя һәм аңа күрсәтмәләрне билгеләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, шәхси клиникаларның тикшерү нәтиҗәләре турында тиешле инстанцияләргә хәбәр итү тәртибен билгеләргә кирәк.

«Монда ирекле һәм аноним тест ясау принцибы үтәләчәкме дигән сорау туа», — дип өстәде Борис Менделевич.

Татарстанда Covid-19 таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. 8 (800-22) 2-59-00 телефоны буенча консультация алырга мөмкин. Үз-үзен изоляцияләргә карар кылган кешеләргә «больничный» биреләчәк.