news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 111 кеше коронавирус йоктырган

Республикада барлыгы 37 786 кеше ковидтан терелгән.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 111 яңа очрагы теркәлгән. 15 кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә салынган, 92 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыручылар (63 кеше) Казанга туры килә. Аннары авыручылар саны буенча Чаллы (20 очрак), Яшел Үзән (5 очрак) тора. Лаеш районында коронавирус йоктыруның дүрт очрагы, Алабугада һәм Чистайда өчәр, Лениногорск һәм Тукай районнарында икешәр очрак расланган. Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.

Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе вакытында Татарстанда 44 522 кеше чир йоктырган, 37 786 кеше ковидтан терелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100