news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньядагы бар халыкның яртысыннан артыгы ковидка каршы вакцина ясаткан

«Дөньядагы бар халыкның яртысыннан артыгы ковидка каршы вакцина ясатты», — дип белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр буенча программасы директоры Майкл ‎Райан.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Дөньяда яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге COVID-19 вирусына каршы тулысынча прививка кадаткан.

«Дөньядагы бар халыкның яртысыннан артыгы ковидка каршы вакцина ясатты», — дип белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр буенча программасы директоры Майкл ‎Райан сишәмбе көнне вакциналарны гадел бүлүгә багышланган Бөтендөнья икътисади форумының онлайн-сессиясе кысаларында. Бу хакта РИА Новости яза.

Хәзерге вакытка, әгәр без дөньядагы барлык яшәүчеләрне алсак, халыкның яртысыннан артыгы вакцинаның ике дозасын кадаткан. Ләкин әгәр Африкага карасак, безнең региональ офис андагы халыкның бары 7 проценты гына вакцина кадаткан дип белдерә», — ди ул.

Аның сүзләренчә, Африка регионында шулкадәр аз кешенең генә прививкалы булуы «калганнарның барысын да артка тарта». Шул рәвешле, вакциналарны гадел бүлми торып, пандемиянең таралуын туктатып булмаячак, дип белдерә Райан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100