Казан аэропортында коронавирус инфекциясенә тест тапшыру бәясе – иң арзаны

Роспотребнадзор таләбе буенча, чит илдән кайткан һәр кеше өч көн эчендә коронавирус инфекциясенә тест тапшырырга һәм ПЦР-анализ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре сайтының махсус платформасына кертергә тиеш.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиянең тугыз аэропортында коронавируска тест тапшырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта чит илләр белән даими һәм чартер авиаэлемтәсе 11 шәһәр (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Казан, Калининград, Новосибирск, Самара, Владивосток, Грозный, Красноярск һәм Уфа) аша башкарыла.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләбе буенча, чит илдән кайткан һәр кеше өч көн эчендә коронавирус инфекциясенә тест тапшырырга һәм ПЦР-анализ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре сайтының махсус платформасына кертергә тиеш. Бу таләпне бозучыларга 15-40 мең сум күләмендә штраф яный.

Экспертлар һава аланнарында тест тапшыру бәясенә анализ ясаган. Нәтиҗәдә, Владивосток һәм Красноярскида (өч мең сум) әлеге процедураның кыйммәткә төшүе, Казанда исә (1300 сум) шактый арзан торуы ачыкланган.

Шереметьево халыкара аэропортында коронавируска тест тапшыру бәясе – 1850, Домодедово аэропортында – 2500, Внуково аэропортында 2750 сум тәшкил итә. Самолетка утырту талонын күрсәткән очракта 10 процент күләмендә ташлама каралган.

Санкт-Петербургта исә – 2550, Ростов-Дон һәм Самарада – 2000, Уфада – 1320, Калининградта 2500 сум түләргә туры киләчәк.