news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируска каршы коллектив иммунитеты 31 процент булган

Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларына караганда, 15 октябрьгә тулысынча вакцинация үткән татарстанлылар саны 1 071 087 гә җиткән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы коллектив иммунитеты 31 процент булган. Бу коронавирус белән көрәш буенча оператив штабның 15 октябрьгә булган мәгълүматларыннан күренә.

Республикада бу вакытка вакцинаның беренче компонентын 1 208 752 кеше алган. Республика буенча күрсәткечләрдән күренгәнчә, 16 октябрьгә аларның саны 1 225 216 га җиткән.

Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларына караганда, 15 октябрьгә тулысынча вакцинация үткән татарстанлылар саны 1 071 087 гә җиткән. Оператив штаб хәбәрләренә караганда, ике компонент белән дә вакцина үткән кешеләр саны азрак — 976 231 кеше булган. Икенче көнгә бу сан 983 226 булган.

11 октябрьгә Татарстан Covid-19дан азат регионнарның 5 критериясенең икесенә туры килгән. Авыручылар саны 100 мең халыкка 30 очрактан да артмаган. 100 мең кешенең 200ен коронавирус инфекциясенә тикшергәннәр.

Коллектив иммунитет тиешле 80 процентка җитмәгән. Ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган урыннар саны 100 мең кешегә 0,1 проценттан арткан. Коронавирус белән авыручылар өчен булган урыннар тулуы нормадан 30 процентка арткан.

Элегрәк Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертелү турында язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100