Сайлау көнне Казанда гриппка каршы 189 вакцинация пункты эшләячәк

Әлеге пунктларда коронавирустан вакцинация каралмаган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда 19 сентябрьдә сайлау көнне гриппка каршы 189 вакцинация пункты эшләячәк.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтүенчә, тавыш бирергә килүчеләр прививка да ясатып кайтып китә алачак. «Билгеле, барлык участокларны да вакцинация белән тәэмин итеп бетереп булмаячак», — диде ул.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, грипптан вакцинация үткәрү пунктлары сәүдә үзәкләрендә дә эшләячәк. Сайлау участокларында бу пунктларда ковидтан вакцинация каралмаган. Министр урынбасары, ковидтан прививка ясар өчен, сайлау участокларында куркынычсызлыкны җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итеп булмаячагын әйтте.

«Бүген барысы да коллектив иммунитеттан тора. Вакцинация бүген бик кирәк. Грипп куркынычы ковид белән авырган кешеләргә яный. Ковид иммунитетны, органнар эшчәнлеген какшата, шуңа күрә андый кеше башка йогышлы авыруларга бирешүчән була», — диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Бүген РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар старт алды.