news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Любовь Авдонина: Сайлау комиссиясе әгъзаларының иммунизация дәрәҗәсе 61 процент

Сайлаучылар өчен участокларда куркынычсызлык буенча барлык шартлар тудырылган

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау комиссияләре әгъзаларының ковидтан иммунизация дәрәҗәсе 61 процент тәшкил итә.

«Бу яхшы күрсәткеч. Шуңа күрә сайлаучылар өчен куркынычсызлык буенча барлык шартлар тудырылган. Әгәр кемдер өйдә тавыш бирергә теләсә, андый мөмкинлек тә бар», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Ул участоклар әзерлеген алдан тикшергәннәрен, кичә үзе дә Дәрвишләр бистәсендәге сайлау участокларында булганын әйтте. Бүген тавыш биргәндә дә барлык куркынычсызлык чаралары үтәлешенә инанганын сөйләде.

«Сайлау комиссияләре әгъзалары һәм сайлаучы арасында экран куела, антисептиклар, битлекләр, хәрәкәт схемасы, керү-чыгу өчен аерым ишекләр бар. Сайлаучыларның температурасы үлчәнә. Без өч көн участокларга йөриячәкбез. Ковидка каршы чаралар үтәлеше контрольдә тотылачак», — дип ышандырды Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100