Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр: Ковидның дельта штаммына каршы «Спутник V» вакцинасы иң нәтиҗәлесе булды
Дельта штаммы гади Covid-19ка караганда ике тапкыр зарарлырак.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең «Спутник V» вакцинасы AstraZeneca һәм Sinopharm препаратларына караганда дельта-коронавирус штаммына каршы нәтиҗәлерәк булып чыкты. Бу хакта, Кордова университетыннан килгән галимнәр эшенә сылтама белән, La Nacion хәбәр итә.
Тикшеренү кысаларында белгечләр плазманың 309 үрнәген өйрәнгән. Алар коронавирус кичергән һәм AstraZeneca, Sinopharm һәм «Спутник V» препаратларының ике өлешен дә ясаткан.
«Дельта штаммына каршы иң югары антитәнчекләр титры коронавирус белән авырган һәм „Спутник V“ дозасын алучыларда булган», — дип билгеләп үтелә тикшеренү материалларында.
Икенче урында шулай ук Россия препараты белән вакцина ясатучылар, әмма авырмаучылар булган. Иң аз титрлар Sinopharm препаратын ясатучылар арасында булган.
Галимнәр әйтүенчә, «дельта» штаммы гади Covid-19ка караганда ике тапкыр зарарлырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз