news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ремонттан соң хастаханә бинасы ачылды

Озак еллар дәвамында халык сәламәтлек сагында торган медицина хезмәктәрләренә Азнакайның 90 еллыгы медальләре тапшырылды.

Азнакайда ремонттан соң хастаханә бинасы ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ»). Бу көннәрдә капиталь ремонттан соң Азнакай үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусын ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин медицина учреждениесен төзекләндерүдә зур көч куйган төзелеш оешмасы җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Мактау грамоталарын тапшырды. Ул шулай ук озак еллар дәвамында халык сәламәтлек сагында торган медицина хезмәктәрләрен Азнакайның 90 еллыгы медальләре белән дә бүләкләде.

«Бүген биредә табибларга — эшләү, авыруларга — дәвалану өчен бөтен шартлар тудырылган. Мондый программалар өчен республика җитәкчелегенә, нефтьчеләребезгә бик рәхмәтлебез», — диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов медицина хезмәткәрләренең эш шартларын тагын да уңайлаштырып, пациентлар турында кайгыртып ясалган мондый яхшы ремонт өчен үзе җитәкләгән коллектив исеменнән район җитәкчелегенә һәм төзелеш оешмалары вәкилләренә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100