Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш эпидемиологы: Прививка ясатсаң, коронавирус йокмаячак
Татарстанда якын арада коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтачак.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга якын арада коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтачак. «Прививканы ясатсаң, коронавирус йокмаячак», — диде түгәрәк өстәл барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов.
Коронавирустан саклый торган вакцинаның исеме «Гам-КОВИД-Вак». Аның сәүдә маркасы «Спутник V», ул беренче тапкыр Россия Федерациясендә Гамалея институтында эшләнгән. «Без хәзер шул вакцинаны көтәбез», — диде Лопушов.
Аның сүзләренчә, вакцина составы «тере» вирустан тормый, бу генинженер вакцинасы. Баш эпидемиолог Татарстанда бу прививканы иң элек авыру йоктыру куркынычы зур булган кешеләргә ясаячакларын әйтте. Вакцина ике этапта үткәрелә. Икенче дозасы өч атнадан кертелә.
«Теләсә нинди вакцинация кешенең үз ихтыяры белән ясала. Вакцинация алдыннан кешенең ризалыгы алына һәм сәламәтлеге тикшерелә», — диде Дмитрий Лопушов.
Коронавирустан вакцина бушлай. Татарстанга кайтарылачак партия дәүләт учреждениеләрендә булачак, хосусый клиникаларга вакцина килә алмый. «Әгәр акчага тәкъдим итү очраклары булса, бу ялган», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз