Татарстанның тагын биш медицина учреждениесе Covid-19 йоктыручыларны тернәкләндерәчәк

Казанның ике медицина үзәге коронавирус инфекциясеннән соң сәламәтлекне тернәкләндерергә ярдәм итә инде.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның тагын өч медицина учреждениесе коронавирустан дәваланган пациентларны тернәкләндерә башларга әзер, ике поликлиниканың функционалын киңәйтергә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Казанның 21нче номерлы сырхауханәсе, Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитале, Яр Чаллының 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсе әзер. Әлмәт һәм Түбән Кама сырхауханәләрен амбулатор-реабилитация чаралары өчен сафка бастырырга әзерләнәләр», — дип сөйләде спикер.

Жаворонков Казанда 7нче номерлы сырхауханә һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь поликлиникасының бу юнәлештә инде эшләүләрен искәртте. Сәламәтлек саклау министрлыгында Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсендә Covid-19 белән авырып чыккан пациентларның медицина реабилитациясен инде уза башлавын әйтеп үттеләр.