Песков: Россиядә коронавирустан вакцинация өчен барлык шартлар да тудырылган

Коронавируска каршы вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә, әмма ул әкрен бара.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россиядә вакцинация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган, әмма процесс әлегә начар бара, дип белдерде РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без сезнең белән әкрен эшлибез һәм вакциналаштыру начар, һәм бу моның өчен уңайлы шартлар тудырылмаганга күрә түгел: барлык шартлар да тудырылган, бездә вакциналар бик әйбәт, киң географияне исәпкә алып вакцина алу инфраструктурасы көйләнгән, әмма без моны кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез», — диде Песков «Эхо Москвы» радиостанциясе эфирында.

Коронавируска каршы вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгендә эшләнгән Covid-19 профилактикасы өчен дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» дип аталды.

Шулай ук Россиядә Covid-19 инфекциясеннән Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгеннән «Эпиваккорона» һәм Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «КовиВак» вакциналары да эшләнде. Май башында «Спутник Лайт» — илнең дүртенче вакцинасын теркәү турында мәгълүм булды.