Дмитрий Песков: Россиядә ковидтан тоталь вакцинация турында сүз бармый

Төбәк башлыклары инфекциянең сикерешле үсеше вакытында кайбер хезмәткәрләр өчен мәҗбүри вакцинация кертүдә үз вәкаләтләрен куллана.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков  Россиядә коронавирустан тоталь вакцинацияләү турында сүз бармавы турында әйтте.

«Россиядә коронавирустан тоталь вакцинация турында сүз бармый, төбәк башлыклары инфекциянең сикерешле үсеше вакытында кайбер хезмәткәрләр өчен мәҗбүри вакцинация кертүдә үз вәкаләтләрен куллана», — ди Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Монда барыбер дә нечкәлекләрне исәпкә алу бик мөһим. Сүз тоталь мәҗбүри вакцинация турында бармый, сүз төбәк буенча баш санитар табиб күрсәтмәсе һәм әлеге инструкция нигезендә төбәк башлыгының аерым вәкаләтләре кысаларында кабул итә торган карар турында бара», — диде Песков пәнҗешәмбе көнне журналистларга.    

Песков сүзләренчә, «Сергей Собянин да (Мәскәү мэры — ред.), Андрей Воробьев та (Мәскәү өлкәсе губернаторы — ред.), башка берничә губернатор, алар беренче чиратта коронавирусның сикерешле үсеше белән бәйле вазгыятьтән чыгып эш итә».

«Алар Президент Указы белән бирелгән махсус вәкаләтләрдән файдалана, бу халыкны тулаем вакцинацияләү түгел, сүз икътисадның билгеле бер өлкәләре өчен, инфекция дулкынының ничек баруын исәпкә алып, мәҗбүри вакцинация турында бара. Бу проблемага карашның асылын үзгәртми», — дип өстәде Песков.