Психотерапевт баланың куркуы белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләде

Мәктәпкә барырга курка башлаган балалар белән ата-аналарның нинди мөгамәләдә булырга тиешлеге турында Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова аңлатты.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигадән соң мәктәпкә барырга курка башлаган балалар белән ата-аналарның нинди мөгамәләдә булырга тиешлеге турында турыдан-туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова аңлатты.

«Әгәр безнең алда неврология күренешләре булган бала булса, әйтик, элек ул неврологта күзәтелсә, баш авыртуы булса, тотлыгу дәрәҗәсе артса — менә шундый балага без психик яктан саклау режимын билгелибез. Менә шундый баланың сәламәтлеге кискенләшергә мөмкин. Мондый хәлдәге баланы мәктәпкә йөртмәү яхшырак», - дип искәртте спикер.

Бала кичергән стресстан соң, аның әти-әнисенә элек билгеләнгән терапияне коррекцияләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта ата-аналарның йогынтысы аркасында мәктәпкә барудан баш тарткан балалар да булырга мөмкин.

«Әгәр әни кеше шомлану турында күп сөйли икән, мондый хәл балага да күчә. Бу очракта гаилә системасы тотрыкланганчы, баланы мәктәпкә йөртмәүне сорар идем. Чөнки әни кеше даими рәвештә укытучыга һәм балага шалтыратып торачак. Бу хәл вакытлар узу белән җайлана, тик мин әни кешегә консультациягә барырга киңәш итәр идем, чөнки ул хафалану генераторы», — дип өстәде психотерапевт.

Кызганыч, бу хәлне үз максатларында кулланучы ялкаулар да булырга бик мөмкин. Бу очракта балага мәктәпкә барырга кирәклеген, үз сыйныфы белән бергә булырга һәм катлаулы хәлдә бергәләп каршы торырга кирәклеген сеңдерү мөһим. 

«Бу сыйныфта балаңның ни өчен нәкъ менә шул позициядә торуына игътибар итәргә кирәк. Чөнки актив лидерлык позицияләре һәм сыйфатлары булган бала мәктәпкә барачак, чөнки аңа фикер алышырга, сөйләшергә кирәк. Мин әти-әниләр, балалар белән булган очрашулардан чыгып, алар хис-кичерешләрен, хис-тойгыларын уртаклашырга теләгәнен беләм. Әйе, бу хис-кичерешләр тискәре, әйе, бу хисләр авыр, әмма алар белән дә уртаклашасы килә», — дип өстәде әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.