Берлиннан кайткан 22 кешене «Ливадия» шифаханәсендәге обсервациядән чыгаралар

Аларның Covid-19 инфекциясенә тестлары тискәре нәтиҗә бирде.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Берлиннан кайткан 22 кеше бүген «Ливадия» шифаханәсендә обсервациядән соң өйләренә кайтып китәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бүген «Ливадия» шифаханәсеннән 22 кеше чыга. Алар Берлиннан кайткан һәм ике атна элек обсервациягә урнаштырылган иде», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Галимова обсервациядән чыгучылар тестлары яңа төр Covid-19 коронавирусына тискәре нәтиҗә биргәнлеген әйтте.

Элегрәк «Татар-информ» 4 майда «Ливадия» шифаханәсенә ике атналык обсервациягә Берлиннан кайткан 27 россияле, шул исәптән 22 татарстанлы урнаштырылуын хәбәр иткән иде.