Бер атна эчендә 232 кешенең Covid-19 белән зарарлану чыганагын билгели алмаганнар

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның ачыкланмаган юллары саны арта.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда Covid-19 авыруларының зарарлану чыганагы билгеләнмәгән очраклары шактый артуы күзәтелә. Шулай итеп, бу атнада расланган очракларның өчтән бер өлешенең инфекция чыганагы билгесез. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Докладчы, узган атнадан аермалы буларак, бу атнада элемтә юлы белән (70,5проценттан 61 процентка кадәр) һәм читтән кертелгән юллар белән (13 проценттан 3 процентка кадәр) инфекция йоктырган авыручылар саны кимеде, дип сөйләде. Бу атнада зарарлану чыганагы 232 кешедә билгеләнә алмаган - инфекциялеләрнең гомуми саныннан бу 36 проценты, 8 майда ул 16,6 процент тәшкил иткән.

Татарстанда барлыгы 1452 зарарлану очрагы теркәлгән, шулардан 1165 кеше — өй шартларында, калган 287 кеше эштә йоктырган. 479 инфекцияле кешенең зарарлану юлы билгеле түгел. Тагын 217 очрак читтән кертелгән, шул исәптән 57 татарстанлы, Covid-19 инфекциясен чит илдә эләктергән.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.