news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус авыруының 35 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 19 999 тапкыр куелган.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 18 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында ковид йоктыру очраклары буенча Казан беренче урында тора, анда коронавирус йоктыруның 8 очрагы ачыкланган. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 19 999 тапкыр куелган. Татарстанда 17 141 кеше (узган тәүлектә — 53 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 114 425 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 4850 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та коронавирустан вакцинация узган.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100