Татарстанда коронавирус белән авырган йөкле хатын-кыз сәламәтләнде

Республикада Covid-19 белән зарарланган 28 кеше савыккан.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова)). Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе булган йөкле хатын-кыз сәламәтләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференция вакытында хәбәр итте.

«Республикада 17 апрельгә коронавирус инфекцияле булган 144 пациентның 82се – стационарларда, 34е - амбулатор дәвалануда. 28 авыру терелде, алар арасында бер йөкле хатын – кыз бар», - дип аңлатты ул.

Татарстан Президенты хәзер республикада 1064 кеше карантинда, дип өстәде. Шул ук вакытта махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булганда 22 меңнән артык кеше карантин узган.