Табиб: Ковидка каршы вакцина кешенең геннарына үтеп керә алмый

Татарстанның баш генетигы аңлатуынча, коронавирус та организмга эләгеп ДНКга тәэсир итә алмый.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Спутник V» вакцинасы кешенең геннарына кереп урнаша алмый. Коронавируска каршы вакцинациягә багышланган туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча баш белгече Зөлфия Вафина шул хакта сөйләде.

«Спутник V» вакцинасы ген-инженерия алымы белән ясалган. Лабораториядә Covid-19 геномының кисәкчекләрен алалар һәм вектор ясыйлар, ул аденовирус дип аталган куркынычсыз вирус була, дип аңлатты табиб. Вакцина ясаткач, вирус кеше организмында үрчеми.

«Шуңа күрә, ул кеше геномына үтеп керә дигән сүз дөрес түгел. Аның химик структурасы башка төрле», — диде генетик.

Генетик сүзләренчә, химик структурасы аркасында вакциналар кеше ДНКсына тәэсир итәргә тиеш түгел. Шулай ук коронавирусның дезоксирибонуклеин кислотага — ДНКга йогынты ясавына да дәлилләр юк.