Белгеч ковидтан терелгәннән соң үпкәне элекке хәленә кире кайтару алымнарын атады

Аллерголог-иммунолог Евгений Паршин сүзләренчә, үпкәне элекке хәленә кире кайтаруда сулыш гимнастикасы һәм махсус тренажерлар ярдәм итәчәк.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан терелгәннән соң сулыш гимнастикасы һәм махсус тренажерлар ярдәмендә үпкәне элекке хәленә кире кайтару процессын тизләтергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аллерголог-иммунолог Евгений Паршинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, күнегүләрне көненә берничә тапкыр ясарга кирәк.

«Сулыш гимнастикасын яткан һәм утырган хәлдә ясарга мөмкин. Күнегүләр шулай ук тиешле тонусны сакларга да мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Паршин «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Моннан тыш, авырулар термик гелиокс (югары температурага кадәр җылытылган гелий-кислород катнашмасы) ярдәмендә дә ингаляция ясый ала, дип сүзен төгәлләде белгеч.