news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә берничә вирустан саклый торган вакциналар өчен мәйданчыкны сыный башладылар

Гамалея исемендәге үзәк «Спутник V» вакцинасын даими теркәүгә документлар биргән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Гамалея исемендәген Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге белгечләре платформаны алга таба берничә төрле патогеннардан саклый алачак вакциналар өчен мәйданчыкны тикшерә башлады. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе үзәге директоры — академик Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер маймылларда сынала башлаган вакцина турында сүз бара. Бу технологиянең мәгънәсе бер үк чирнең төрле штаммнарыннан яки кеше популяциясендә бер үк вакытта циркуляцияләүче төрле вируслардан берьюлы [кешене] якларга мөмкин булуда», — дип аңлатты тикшеренүче.

Шул ук вакытта Гинцбург шундый мисал китерде: «Грипп һәм коронавирусның төрле антигеннары бергә кушылу да мөмкин».

Моннан тыш, галим биология фәннәре докторы Алексей Грановскийга сылтама белән язган Mash басмасының «Спутник V» вакцинасы йогынтысын көчәйтә торган өстәмәләрне маймылларда сынау турындагы мәгълүматны кире какты. Аның сүзләренчә, нәкъ менә яңа мәйданчык сынала, аның Covid-19 каршы препаратка бернинди дә катнашы юк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гамалея исемендәге үзәк «Спутник V» вакцинасын даими теркәүгә документлар биргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100