Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән

Республикада Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 96 кеше үлгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясеннән 96 кеше үлгән», диелгән хәбәрдә.

Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Пациентның хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарланган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

75 яшьлек Чаллы кешесен шулай ук вируслы пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә анда Covid-19 булуы ачыкланган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган.