Татарстанда коронавирустан дәвалау өчен терелгән кешеләрнең кан плазмасын кулланалар

Плазманың яртысын диярлек Казанда салганнар.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган 138 пациент Covid-19 инфекциясенә антитәнчекләре белән кан плазмасын салу белән дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Казан буенча 60 кешегә, ә республика буенча барлыгы 138 кешегә кан плазмасы салганнар», — диде министр урынбасары.

Пациентларны дәвалауда плазма әле дә кулланыла. Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда Республика кан үзәге авырып терелгән һәм инфекциягә антитәнчекләре булган кешеләрдән алынган кан плазмалары җитәрлек әзерләгән. Республикада бу терапияне куллана башлаганда донорлар җитмәү күзәтелгән иде.

«Татарстан ковидка каршы плазма белән эшли башлаган беренче төбәкләрнең берсе булды», — диде Владимир Жаворонков.